Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф министрлыгы рус телендә белем бирүне үстерү өчен грант бирәчәк
Ачык конкурс җиңүчеләре федераль бюджеттан субсидия формасында 300 млн сум чамасы грант алачак.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министрлыгы рус телендә белем бирүне үстерүгә грант алу өчен ачык конкурсның сайлап алу этабын төгәлли. «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырылган бәйге юридик затлар өчен оештырылган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гомуми суммасы 300 млн сумнан артык булган грантлар федераль бюджеттан субсидия формасында биреләчәк. Конкурс рус телендә ачык белем бирүне үстерүгә, рус теленә өйрәтүгә, шулай ук аны популярлаштыру өчен социаль әһәмияткә ия булган зур чаралар уздыруга юнәлдерелгән.
Гаризаларны 25 июльдә 11.00 сәгатькә кадәр биреп була.
Конкурста катнашучыларга карата мәҗбүри таләпләрнең берсе – халыкара, бөтенроссия, төбәкара программаларны һәм рус телен һәм Россия мәгарифен яклау, аларга ярдәм итү һәм алга этәрү өлкәсендә проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булу. Коммерция проектлары каралмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз