news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы Медведевнең дүрт көнлек уку атнасы турындагы сүзләрен шәрехләде

Студентларның дәрес режимы белем бирү программасының бер өлеше булган календарь уку графигы белән билгеләнә.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында дүрт көнлек уку атнасына күчү турында уку көннәре закон белән расланмаган, уку планы һәм йөкләнешне билгеләү төп мәсьәлә булып калуын әйттеләр.

Россия массакүләм мәгълүмат чараларына РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев киләчәктә Россия укучылары дүрт көнлек уку атнасына күчәргә мөмкинлеге турында сөйләгән. Моны ул укытучылар белән укучылар арасында белем бирү ысуллары, коммуникацияләр үзгәрүе белән бәйле булуын әйткән. Бу турыда Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Студентларның дәрес режимы белем бирү программасының бер өлеше булган календарь уку графигы белән билгеләнә. Ул графикны уку йорты мөстәкыйль рәвештә эшли.

«Белем бирү турындагы закон университетта уку процессын оештыруга кагылышлы, мисал өчен 5-6 көнлек уку атнасы турында берни язылмаган», — диделәр матбугат хезмәтендә

Министрлыкта ачыклауларынча, федераль дәүләт уку стандартларын уку программасы күләменә, шулай ук аны үзләштерү буенча норматив срокка таләпләр куя. Уку йортлары программаны һәм графикны төзегәндә тулысынча һәм билгеләнгән срокта үзләштереп бетерүне исәпкә алырга тиеш. Моннан тыш, уку һәм укудан тыш йөкләнешне, дәресләр режимын һәм студентларның каникулларын да исәпкә алырга кирәк, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100