news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә 5 февральдә саф һавада чаралар үткәрергә тәкъдим итте

Сүз мәктәп яны территориясендә спорт, мәдәни-танып белү чаралары турында бара. Һәр мәктәп балаларның мәшгульлеге форматын үзе сайлый.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә 5 февральдә саф һавада чаралар уза.

«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә 5 февральдә саф һавада чаралар үткәрергә тәкъдим итте», — дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Сүз мәктәп яны территориясендә спорт, мәдәни-танып белү чаралары турында бара. Һәр мәктәп балаларның мәшгульлеге форматын үзе сайлый», — дип билгеләп үттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Ял көннәрендә мәктәпләрдә генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру үткәрү планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100