news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы мәктәпкә һөҗүм кисәтелү турында хәбәргә ачыклык кертте

2019 елда хокук саклау органнарына җинаять булырга мөмкин дигән фаразлар белән мөрәҗәгать килгән булган. Матбугат чаралары хәзер шул хәбәрне тараткан.

Мәгариф министрлыгы мәктәпкә һөҗүм кисәтелү турында хәбәргә  ачыклык кертте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Матбугат чараларында мәктәпкә кораллы һөҗүмне булдырмый калу турында хәбәр таралды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге мәгълүматка ачыклык кертте. Массакүләм мәгълүмат чаралары язган очрак былтыр булган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Мәктәпкә кораллы һөҗүмне булдырмый калу турында массакүләм мәгълүмат чаралары тарата торган хәбәрләр ачыклык кертүне таләп итә. Сүз 2019 елда булган хәл турында. Ул чакта хокук саклау органнарына җинаять булырга мөмкин дигән фаразлар белән мөрәҗәгать килгән иде. Хәзерге вакытта бу вакыйга турында мәгълүмат актуаль түгел инде», — диде министрлыкның матбугат секретаре.

Алсу Мөхәммәтова балалар иминлеге өчен министрлык мәктәп администрацияләренә генә түгел, укучылар һәм ата-аналарның үзләренә дә игътибарлы булырга киңәш итә. «Беренче чиратта ялгызлык кичерүче, үз проблемаларына нык борчылучы балаларга игътибар итәргә киңәш итәбез. Дуслары сыйныфташларының, әти-әниләр баласының үз-үзен тотышында нидер булуын беренче булып күрә ала. Балалар иминлеге безнең өчен һәрвакыт беренче урында», - дип өстәде ул.

Саклау, металл эзләгечләр, сигнализация, постлар һәм турникетлар яшүсмерләр арасында агрессия арту проблемасын хәл итмәячәк, шуңа күрә бүген мәктәпләрдә балалар, педагоглар һәм ата-аналар белән эшләрдәй комплекслы медик-психологик хезмәтне торгызу буенча эш алып барыла, диде матбугат секретаре.

Инде бүген үк авыр тормыш хәлендә калган һәр бала, әти-әни аноним рәвештә һәм тәүлек буе балалар өчен ышаныч телефонына (8-800-200-01-22) шалтырата һәм профессиональ психологлардан консультация ала ала.

Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция республика үзәге, «Ориентир» республика ресурс үзәге тарафыннан «Ата-аналарга. Игътибар. Тикшерелгән» https://t.me/secureyourchild телеграм-каналы алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100