news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы кышкы салкыннар аркасында расписаниега үзгәрешләр кертә

Дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градуслы, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 классларында 25 градуслы суык булганда тутатылырга мөмкин.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитет бүлекләре һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән булу сәбәпле, уку дәресләрен туктату мөмкинлеге турында тәкъдимнәр юллады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 классларында - 25, шулай ук шәһәр мәктәпләренең 5-9 классларында - 27, авыл мәктәпләренең 10-11 классларында - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 классларында - 32 градус суык булганда туктатылырга мөмкин», - дип билгеләп үттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Моннан тыш, урамда физкультура дәресләре кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы - 3 градустан түбән булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артканда үткәрелми. Ә өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр -10 градустан да ким булмаган очракта гына үткәрелергә мөмкин.

Министрлык шулай ук муниципалитетлардан һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.

Республиканың мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100