news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы көллиятләрдә уку вакытын ике елга кадәр кыскартырга планлаштыра

Бүген 9 сыйныфтан соң укучыларның 50 проценттан артыгы көллият һәм техникумнарда укуны сайлый.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Мәгариф министрлыгы көллиятләрдә уку вакытын ике елга кадәр кыскартырга планлаштыра.

Бүген 9 сыйныфтан соң укучыларның 50 проценттан артыгы көллият һәм техникумнарда укуны сайлый. «Безнең бурыч - аларга сыйфатлы белем алу һәм кирәкле белгечлек бирү өчен шартлар тудыру, - дип искәртте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. - Без урта һөнәри белем бирүнең кайбер программалары буенча уку вакытын кыскарту мәсьәләсендә фикер алышабыз. Ике ел эчендә белгеч алу өчен кирәк бу». Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр сүзләренчә, бу мәдәният, сәламәтлек саклау, хәрби белгечлекләргә әзерлек юнәлешләренә кагылмаячак.

«Узган ел без һәр төбәктә урта һөнәри белем бирү программаларына анализ ясадык. Без көллият программаларының 30 проценты төбәк үсешенә туры килмәвен күрдек, - диде Сергей Кравцов. - Без көллиятләргә әзерлек программаларын төбәкләр ихтыяҗы белән төгәл синхронлаштырабыз». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100