news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы Чаллының кадет мәктәбендәге бәхәскә ачыклык кертте

Кадет мәктәбендә математика укытучысы бер укучы кызга кычкырган.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»).  23 октябрьдә Чаллының Никита Кайманов исемендәге Кадет мәктәбендә укытучы белән укучы арасында конфликт булган. Бу вазгыятьне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте шәрехләде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балага карата дөрес мөнәсәбәт булмау фактын педагогика этикасы нормаларына каршы килә дип саный. Кадет мәктәбендә математика укытучысы бер укучы кызга кычкырган. Бу турыдагы видео социаль челтәрләрдә чыкты.

«Хәзер мәктәптә укытучы белән укучы арасында конфликт чыгуга нәрсә сәбәп булуын тикшерәләр.

Мәктәптә Чаллы шәһәренең 4нче полиция бүлеге балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре эшли. Аннары тиешле карарлар кабул ителәчәк», – диелгән министрлык сайтында.

Хәбәрдә укытучының гомуми стажы 40 елдан артык булуы, аның физика-математика фәннәре кандидаты һәм доцент булуы билгеләп үтелә. Мәктәптә агымдагы елның 1 сентябреннән эшли. «Элек укытучыга карата кисәтүләр булмаган», – диелгән министрлык хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100