news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын күчерү ихтималын кире какмый

Элек бердәм дәүләт имтиханын 8 июньгә күчергәннәр иде.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов бердәм дәүләт имтиханнарын соңрак вакытка күчерү мөмкинлеген кире какмады. Бу хакта федераль министрлык башлыгы «Россия 24» телеканалында «Диалог» программасында белдерде.

«Без бердәм дәүләт имтиханыннан башка югары уку йортларына кереп булмавын бик яхшы аңлыйбыз. Әлегә имтиханны 8 июньнән үткәрү карары гамәлдә. Әмма бәйрәмнәрдән, 12 майдан соң, бәлки, бу карарга төзәтмәләр кертелер», — дип әйтә Сергей Кравцов.

Ул ачыклаганча, БДИ үткәрү сроклары буенча карар эпидемиологик вазгыятькә карап кабул ителәчәк. «Чөнки без мәктәп укучыларының сәламәтлеген өстен куярга һәм имтиханны моның куркынычсыз булуына тулысынча ышанган вакытта гына уздырырга тиеш», — диде мәгариф министры.

Сергей Кравцов шулай ук искәрткәнчә, 4-8 сыйныф укучылары өчен быел Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрмәү турында карар кабул ителгән, алар киләсе уку елы башында узачак.

«Тугызынчы сыйныф өчен йомгаклау аттестациясе рус теле һәм математика буенча узачак, дигән карар кабул ителде. Бәлки, без укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясеннән азат итү турында карар кабул итәрбез, һәм ул агымдагы билгеләр буенча узачак», — дип йомгаклады ул.

Татарстанда 1-8 сыйныф укучылары дистанцион форматта укуларын 23 майда, ә 9-11 сыйныфлар 30 майда тәмамлар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100