news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты

Вакытлы матбугатта Новосибирск, Киров, Самара һәм Казанда бәйрәмгә Кыш бабай ролен башкаручы артистлар чакыруны тыю турында мәгълүмат чыккан иде.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сишәмбе көнне Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры Андрей Емельянов җиткерде.

“Сүз дә юк, балалар бакчаларында нинди дә булса чараны уздыру карары оешма хезмәткәрләрен, ата-аналарны да кертеп, бергә хәл ителергә тиеш. Әмма нинди дә булса тыюлар, бигрәк тә безнең илдәге бәйрәмнәрдә традицион булганнар геройлар белән бәйле тыюларны министрлык артык дип саный”, – дигән Емеяльнов.

Балалар бакчаларына Кыш бабай ролен башкаручы артистлар чакыруны тыю турында мәгълүмат "Московский комсомолец"та чыккан иде. Басма мәгълүматлары буенча, андый очраклар Новосибирск, Киров, Самара һәм Казанда булган. Оешмаларның бер өлешендә бу хәлне ришвәтчелек белән көрәш, икенчеләрендә – психологлар киңәше, дип аңлатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100