Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф министрлыгы аттестатлар 15 июньгә кадәр тапшырылачак дип ышандырды
Мәктәпне тәмамлаучыларны аттестацияләү хәзерге билгеләр буенча узачак.
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Мәктәпне тәмамлаучыларга аттестатлар, гадәттәгечә, 15 июньгә кадәр биреләчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдерде.
«Тугызынчы сыйныфларда чыгарылыш имтиханнарын гамәлдән чыгарырга, хәзерге билгеләр буенча аттестация үткәрергә карар кабул ителде. Шулай ук хәзерге билгеләр буенча 11 сыйныфларда дәүләт аттестациясе узачак», - диде Мәгариф министрлыгы башлыгы.
Кравцов төбәкләргә БДИ оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрелгәнлеген әйтте. Моннан тыш, министрлык Россия субъектларының аларны гамәлгә ашыруга әзерлегенә анализ ясады инде.
Ул имтихан үткәрү пунктларының барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк, дип ышандырды. БДИда катнашучыларны аудиторияләрдә утыртканда 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция сакланачак. Имтиханнар башланыр алдыннан барлык оештыручыларның һәм катнашучыларның температурасын үлчиләр.
«Урта һөнәри белем бирү оешмаларында аттестация үткәрү тәртибе, шулай ук кабул итү тәртибе дә үзгәрде. Мөмкин булганча, барысын да электрон формага күчерәбез», - дип искәртте министр.
Ул йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буларак, шулай ук WorldSkills Russia карала, һөнәри осталык буенча чемпионат һәм олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары статуслары исәпләнәчәк, дип өстәде.
Элегрәк «Татар-информ» быел БДИны югары уку йортларына укырга керергә җыенган мәктәпне тәмамлаучылар гына тапшырачак, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз