news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы абитуриентларга документлар тапшыру тәртибен аңлатты

Быел максатчан программа буенча керүчеләр өчен кабул итү һәм уку кагыйдәләре үзгәрде.

Мәгариф министрлыгы абитуриентларга документлар тапшыру тәртибен аңлатты
архив

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Югары уку йортлары укырга керүчеләрдән документлар кабул итә башлады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы абитуриентка биш күрсәтмә-киңәш бирде. Бу хакта мәгълүмат министрлык сайтында чыкты.

Бакалавриат һәм специалитет өчен Россия югары уку йортларында 390 мең урын бүлеп бирелгән. Мәктәпне барлыгы 730 мең укучы тәмамлаячак. Димәк, аларның яртысыннан артыгы югары уку йортлары студентлары булачак. Документларны биш югары уку йортына өч белгечлек буенча тапшырырга була.

БДИ нәтиҗәләрен кабул итү комиссиясенә китерергә кирәкми, вуз аларны бердәм федераль мәгълүматлар базасы буенча үзе тикшерә. БДИ нәтиҗәләре дүрт ел дәвамында гамәлдә. Быел 2019, 2018, 2017, 2016 һәм 2015 елгы БДИ нәтиҗәләре белән югары уку йортларына укырга керергә мөмкин. Медицина белешмәсен дә алып килергә кирәкми, ләкин медицина тикшерүен узарга кирәк булган әзерлек юнәлешләре бар.

Беренче чиратта льготниклар, максатчан программа буенча керүчеләр, Бөтенроссия олимпиадасы һәм халыкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары кабул ителә.

Быел максатчан программа буенча керүчеләр өчен кабул итү һәм уку кагыйдәләре үзгәрде. Абитуриентлар хәзер үзләре белем алуга заказ бирүче эзләргә, аннан практика үтәргә тиеш.

Абитуриентлар шәхси казанышлар өчен БДИга 10 өстәмә балл алачак. "Бюджет"ка баллар җитмәгән очракта, бюджеттан тыш юнәлешләрне карарга тырышырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100