Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф һәм фән министры урынбасары: Татарстан мәктәпләре уку елын башларга әзер
Укучылар бушлай дәреслекләрнең тулы комплекты һәм башка уку әсбаплары белән тулысынча тәэмин ителгән.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән Идел буе округында 9,4 мең уку йорты ачылачак. Округ төбәкләрендә 23 яңа мәктәп укучыларын кабул итәчәк, шуларның бишесе - Татарстанда. Республикада мәктәпләр уку елына әзер. Бу хакта Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү оешмаларын яңа уку елына әзерләү мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмалары уку елы башына әзер», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов киңәшмәдә чыгышында.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей Кузьмицкий уздырды. «Безнең бурыч - агымдагы елда белем бирү процессының имин һәм уңышлы узуын тәэмин итү» , - диде ул.
Видеоконференция барышында киңәшмәдә округ төбәкләреннән катнашучылар мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүгә бәйле мәсьәләләр буенча чыгыш ясады.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 28 гомуми белем бирү оешмасы ремонтланган, 2019 елда — 36 оешма.
Укучылар бушлай дәреслекләрнең тулы комплекты һәм башка уку әсбаплары белән тулысынча тәэмин ителгән.
Азат Шәрәпов сүзләренчә, Татарстанда мәгариф оешмаларының педагоглар белән тәэмин ителеше уку елы башына 98 проценттан артык тәшкил итә. Хәзерге вакытта мәктәпләргә педагоглар җыю дәвам итә, шул исәптән республика югары уку йортларын тәмамлаган 1 меңнән артык яшь укытучы эшкә кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз