news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министры техникумга баручылар горурланып керергә тиеш дип саный

Рафис Борһанов белем бирү оешмаларына кабул итүдә нигезсез кире кагу очракларына юл куймаска өндәде.

Мәгариф һәм фән министры техникумга баручылар горурланып керергә тиеш дип саный
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Урта һөнәри белем оешмаларына баручылар анда горурланып керергә тиеш. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә әйтте.

«Урта һөнәри белем бирү оешмаларына үз теләге белән китәргә теләүчеләрне җибәрергә кирәк, ләкин ике атна-бер ай кала гына „син 10 класска бармыйсың“ дип әйтеп түгел. Һөнәр бит ул ипи дигән сүз. Үзеңне, гаиләңне туйдырасың. Һөнәр алу хурлык түгел бит ул. Анда горурланып барырга тиешләр. Алар бит безнең ВРПны [тулай төбәк продукт — Т-и. иск.] туплаучы кешеләр», — диде министр.

Ул 10 сыйныфка кабул итүдә баш тарту очраклары белем бирү оешмасында буш урыннар булмаса гына мөмкин булуы турында кисәтте. «Күпме кеше калдырасыз, Хөкүмәт тарафыннан шуның кадәр акча бирелә. Бер кеше дә бернәрсә дә уйлап чыгарырга тиеш түгел. Укыганда бөтенесе дә кирәк булды. Күпме белем бирә алабыз, шуның кадәр бирергә кирәк», — диде Рафис Борһанов.

Министр 10 сыйныфка, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кабул итү тәртибен тайпылышсыз үтәүне сорады. Шулай ук, ата-аналарны кабул итүне оештыру, белем бирүне дәвам итү өчен нигезсез баш тарту очракларын төзәтү һәм шикаятьләрне аерым контрольгә алу кирәклеген ассызыклады.

Рафис Борһанов мәгариф хезмәткәрләренә мәктәптә укыган вакытта, укучыларга белем бирү дә, тәрбия эше дә җиңелрәк бирелүе турында искәртте. Бала техникумга яки югары уку йортына киткәндә, белем һәм тәрбия ягыннан да әзерлекле китәргә тиешлегенә ишарәләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100