news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф һәм фән министры татарча диссертация язу мәсьәләсен күтәрде

Республика җитәкчелеге федераль хакимияткә мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, татар теле хакында диссертацияне русча гына язып була, ди Энгель Фәттахов.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан республикасы парламенты Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында татарча диссертацияләр язу мәсьәләсен күтәрде.

"Республика җитәкчелеге федераль хакимияткә мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, татар теле хакында диссертацияне русча гына язып була. Бу исә татар телендә фәнни хезмәтләр бөтенләй диярлек язылмый дигән сүз. Соңгы арада фәнни мәкаләләр бастырыла, әмма тәрҗемә ителеп кенә", – диде Энгель Фәттахов.

Министр билгеләп үткәнчә, хәзергә федераль дәрәҗәдә фәнни-методологик координация юк.

"Һәркем үзенчә дәреслекләр төзи, кадрлар әзерли, милли мәгариф белән шөгыльләнүче галимнәрнең профессиональ аралашуы юк", – диде Энгель Фәттахов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot