news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт. Һәр баланың тормышын тыныч, имин; көннәрен кояшлы итү – без, өлкәннәрнең, бурычы, ди министр.

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Кадерле дуслар! 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне. Көтеп алынган җәй айлары әлеге матур бәйрәмнән башлана. Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын, укытучыларын бәйрәм белән котлыйм! Халыкара балаларны яклау көне күпкырлы мәгънәгә ия. Ул балалар бәйрәме генә түгел. Бу көн безгә, өлкәннәргә, зур җаваплылык турында искә төшерә.

Балаларыбыз турында кайгырту — җәмгыять иминлегенең төп һәм мөһим шарты. Без балаларыбызга игътибарлы булырга, аларда кешелеклелек һәм мөстәкыйльлек сыйфатлары, үз Ватаныбызга мәхәббәт хисе тәрбияләргә тиеш. Яшь буынны лаеклы үсеш шартлары, белем алу һәм шәхес буларак үсү өчен уңай җирлек белән тәэмин итүдә мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

Республикабызда балаларга белем бирүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла, ял итү өчен шартлар тудырыла. Үз чиратында, Татарстан укучылары да төрле юнәлештәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда, ярышларда һәм фестивальләрдә республикабызның данын лаеклы яклый.

Кадерле балалар, без сезнең белән горурланабыз! Акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез — безнең киләчәгебез, өметебез! Сәламәт, бәхетле булыгыз, теләкләрегез чынга ашсын, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм дусларыгызның тугрылыгын тоеп яшәгез! Әти-әниләргә күбрәк куанычлы көннәр, ныклы сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, муллык, зур уңышлар телим.

Һәр йорт балалар көлгән тавыштан яңгырап, елмаюдан балкып торсын. Балаларыгызны саклагыз, аларны яклагыз һәм хөрмәт итегез! Кызганыч, барлык балалар да туган гаиләләрендә яшәү мөмкинлегенә ия түгел. Гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук сабыйларны тәрбиягә алган гаиләләргә аерым хөрмәт сүзләре җиткерәсе килә. Олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, юмарт булганыгыз рәхмәт сезгә», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100