news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министры кытай теленнән имтихан тапшыручылар артачак дип саный

Быел Татарстанда кытай теленнән имтиханны дүрт кеше тапшырган.

Мәгариф һәм фән министры кытай теленнән имтихан тапшыручылар артачак дип саный
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, киләчәктә кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны артачак дип саный. Бу хакта ул журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Быел кытай теленнән беренче тапкыр имтихан тапшырдылар. Башта өч кеше теләк белдергән иде, чынлыкта дүрт кеше тапшырды”, - диде министр.

Аның фикеренчә, кытай телен сайлаучылар алдагы елларда күбрәк булачак. “Бүген планетада һәр дүртенче кеше кытай. Шуңа күрә без алга таба кытай телен тапшыручыларның артуын күрәчәкбез. Бу нормаль күренеш, икътисад шуңа этәрә. Кытай белән мөнәсәбәтләребез яхшы гына үсеш ала. Бу уникаль процесс түгел, шуны көткән идек тә”, - диде Борһанов.

  • Татарстанда кытай теленнән имтихан нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечтән 5,75 баллга түбәнрәк. Россия буенча барлыгы 65 кеше имтихан тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100