Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф һәм фән министры БДИ тапшыручыларга биремнәрне игътибар белән укырга киңәш итте
Рафис Борһанов әйтүенчә, төрле предметлар буенча БДИ биремнәрен үтәп, белемне сынап карау беркайчан да артык түгел.
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручыларга биремнәрне игътибар белән укырга киңәш итте.
Министр төрле предметлар буенча алдан БДИ биремнәрен үтәп карау тәҗрибәсе турында әйтте. “Практика күрсәткәнчә, апробация никадәр генә булса да, ул беркайчан артык түгел. Укучылар бланкларны тиз тутырырга, икенчедән, биремдәге таләпләрне игътибар белән укырга өйрәнә”, - ди ул.
“Иншада 150 сүз булырга тиеш дигән икән, шуны үтәргә кирәк. Бу күләмдә эчтәлеге дә, укучының белеме дә күренергә тиеш. Әгәр кемдер үзен вундеркинд санап, 100 сүзгә сыешам дип уйлый икән, аның хезмәте, шундый ук дәрәҗәдә, ләкин 150 сүзгә җиткереп язучыдан түбәнрәк бәяләнәчәк. Шуңа биремнәрне игътибар белән укырга өндим”, - диде Рафис Борһанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз