news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда педагоглар җитмәү сизелә торган фәннәрне атады

Педагогика өлкәсендәге белгечләр гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында вакантлы эш урыннары санына караганда да күбрәк әзерләнә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда педагоглар җитмәү сизелә торган фәннәрне атады
архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанның авыл муниципаль берәмлекләрендә төп гомуми белем бирү дисциплиналары буенча педагогларның җитешмәве сизелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

«Педагогика өлкәсендәге белгечләр гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында вакантлы эш урыннары санына караганда да күбрәк әзерләнә. Конкрет укытучылар конкрет дисциплиналар буенча конкрет урыннарда җитмәве, бу - икенче мәсьәлә. Барыннан да элек, бу авыл муниципаль берәмлекләренә кагыла. Бу - математика, физика, тарих –төп белем бирү дисциплиналары», - диде эксперт.

Андрей Поминов республиканың эре шәһәрләрендә «зур күләмдә кискен ихтыяҗ юк», диде. Әмма яхшы әзерлекле һәм профессиональ белгеч мәгариф системасында һәрвакыт кирәк булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot