news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиядә мәктәпләрнең карантинга ябылуы турында сөйләде

Россиядә мәктәпләрнең 0,1 проценты карантинга ябылды.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә мәктәпләрнең 0,1 проценты карантинга ябылды. Шуңа күрә әлегә локдаун кертү тәкъдим ителми. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бездә теге яки бу сәбәпләр буенча мәктәпләрнең 0,1 проценттан да кимрәге карантинга ябылган. Без мәктәпләрне ябуны күздә тотмыйбыз, катлаулы вазгыять булган очракта гына бу карар кабул ителергә мөмкин», — диде министр.


news_right_1
news_right_2
news_bot