Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф һәм фән министрлыгы намуссыз ата-аналар бердәм реестрын булдырырга тели
Тиешле документ норматив-хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы намуссыз ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар бердәм реестрын булдыру буенча закон проекты әзерләгән. Тиешле документ норматив-хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган, дип яза «Известия».
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хәзер, Россия Гаилә кодексы нигезендә, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яки ата-ана хокуклары чикләнгән, опекун (попечитель) вазифаларыннан читләштерелгән гражданнар баланы уллыкка ала яки яңадан опекун итеп билгеләнә алмый.
«Закон тарафыннан тәкъдим ителә торган үзгәрешләр балаларны намуссыз ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләргә тәрбиягә бирүгә чик куярга ярдәм итәчәк, бу исә балаларның мәнфәгатьләренә җавап бирә», - диелә закон проектына аңлатма язуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз