news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәптә акча җыюга юл куймау турында искә төшерә

"Закон буенча балалар һәм укучыларның ата-аналарыннан бернинди акча җыю мөмкин түгел", - дип кисәтә министрлык.

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәптә акча җыюга юл куймау турында искә төшерә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле акча җыюларга юл куймау турында искә төшерә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз рәвештә акча җыю турында ата-аналардан мөрәҗәгатьләр саны артты", диелә әлеге хәбәрдә.

Шуңа бәйле рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы акча җыю законсыз буулын искә төшерә. "Закон буенча балалар һәм укучыларның ата-аналарыннан бернинди акча җыю мөмкин түгел", - дип кисәтә министрлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100