news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы: Мәктәпләрдә мәдәни чараларга акча җыю - җитди проблема

Министрлыкта мәктәп укучыларының мәдәни чараларга йөрүе ирекле булырга тиеш, дип саныйлар.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә мәдәни чараларга акча җыюны җитди проблема дип тапкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучыларны мәдәни-ял учреждениеләре базасында уза торган чараларга мәҗбүри йөртүгә бәйле ата-аналардан килгән шикаятьләр арткан.  

«Акча җыюга бәйле проблеманың җитдилеген исәпкә алып, укучыларны театр, кинотеатр һәм башка мәдәни-ял учреждениеләрендә уза торган чараларга (шул исәптән, коммерция нигезендә дә) барырга мәҗбүр итәргә ярамый», - диелә ведомство сайтында дөнья күргән хәбәрдә.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, «Мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, мәктәп укучылары белем бирү учреждениесендә үткәрелә торган чараларга үз теләге буенча йөрергә мөмкин. Укыту планына кермәгән чараларга бару шулай ук ирекле булырга тиеш.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, закон бозу фактлары ачыкланган очракта, «кайнар линия» телефоны буенча шалтыратырга киңәш итәләр: (843)294-95-70.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100