news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы: мәктәпләрдә каникул вакытын муниципалитетлар хәл итә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы кышкы каникулны 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр тәкъдим итә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы: мәктәпләрдә каникул вакытын муниципалитетлар хәл итә
mon.tatarstan.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Мәктәпләрдә каникуллар чоры муниципалитетлар һәм һәр мәгариф оешмасы каравы буенча билгеләнә. Бу хакта журналистларга бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Профсоюз комитеты коллегиясенең уртак утырышында министрның беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

“Министрлык тәкъдим генә итә ала. Без кышкы каникулларны 25 декабрьдәнн 7 гыйнварга кадәр билгеләргә тәкъдим итәбез”, - дип аңлатма бирде мәгариф һәи фән министрының беренче урынбасары.

Казан Башкарма комитеты шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары директорларына кышкы каникулны 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр билгеләргә тәкъдим итә. Гомуми каникуллар көне (30 көн) кыскартылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100