news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан вузларына фәнне үстерү өчен 40 млн сум бүлеп биргән

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУ, КХТИ һәм КАИ уку йортларын финанслый.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Гөлназ Ойкина). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәнне үстерү чыгымнарын раслаган һәм Казан вузларына 40 млн сум бүлеп биргән. Бу хакта ведомство порталында урнаштырылган Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы документларында күрсәтелгән.

Фән өлкәсендә 2018 елга бурычлар кысаларында эшләрне башкаруга чыгымнарны раслау турындагы карарда федераль бюджеттан бирелгән акча күләме күрсәтелгән.

Документта Казан федераль университеты 32 млн сум, Казан химия-технология университеты 6 млн чамасы, Казан авиацион институты 4 млн сумнан артык акча алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100