news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ биреп карауны гамәлдән чыгару буенча аңлатма бирде

Чыгарылыш укучылары һәм ата-аналар тест өчен түләнгән акчаны кайтару мөмкинлеге белән кызыксына.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Укыту дистанцион форматка күчү аркасында Бердәм дәүләт имтиханын үткәреп карамадылар. Аның өчен түләнгән акчаны кайтарып булачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатма бирде.

«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына 11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарыннан сораулар килә башлады. Алар Татарстан Белем бирү сыйфатын күзәтү буенча республика үзәгенә БДИ биреп карау өчен акча түләгән», — диделәр ведомство матбугат үзәгендә.

Күрсәтелмәгән хезмәт өчен акчаны кайтаруга гариза язарга, түләү турында чек, паспорт күчермәсе (фото һәм теркәлгән яшәү урыны), шулай ук банк реквизитларын беркетергә кирәк. Реквизитлар хезмәт өчен түләгән кешенеке булырга тиеш.

Әгәр тест үзәкләштерелгән булса, документларны оештыручыга тапшырырга кирәк булачак.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100