news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы 7 миллион сумга татарча сөйләшә торган курчаклар сатып алачак

Курчаклар Казанда һәм Татарстанда күп милләтлелек һәм гаилә турында сөйләшә алачак, 60 сүз беләчәк.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 6,9 миллион сумга  татарча сөйләшә торган дүрт мең курчак сатып алачак. Бу хакта сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасы сайтына куелган тендердан билгеле булды.

«Курчакның куллары һәм башы ПВХ пластизольдан, тәне һәм аяклары пластмассадан эшләнгән. Курчак тән төсендәге материалдан ясалган. Аның буе 43 см чамасы. Курчак басып тора ала. Аның башы, аяклары һәм куллары хәрәкәтләнә ала. Чәчләре синтетик сүстән, баш буйлап тегелгән», диелгән хәбәрдә.

Яңа уенчыкларның берсе 1,7 мең сум торачак. Курчаклар балаларны сәламли, үзе белән таныштыра һәм «Татарстанда төрле милләт кешеләре – татар, рус, чуваш, удмурт, мордва һәм башкалар яши» дип әйтә ала. Шулай ук алар татарча аралаша ала.

Казанның мәктәпкәчә учреждениеләренә 640, Чаллыга 246 курчак җибәреләчәк һәм калган 3 мең курчак республика муниципалитетларына тапшырылачак. Күпләп сатып алуда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр оешмаларына өстенлек биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100