news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы 2019 елга тавыш бирү юлы белән сайланган 7 эш юнәлешен раслады

Министрлыкның оештыру бүлеге 11 июльгә кадәр 2019 елның 1нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча бурычларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат әзерләргә тиеш.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елга халык катнашында формалаштырылган максатлар һәм бурычлар исемлеге министрлык боерыгы белән расланды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының киләсе елга җиде эш юнәлеше билгеләнде. Аерым алганда, ведомствога республиканың барлык белем бирү оешмаларын полицияне ашыгыч рәвештә чакыру төймәләре белән тәэмин итәргә; 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге сабыйлар өчен балалар бакчаларының үтемлелеген арттырырга; биналары капиталь ремонт таләп итмәгән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының санын күбәйтергә туры киләчәк.

Моннан тыш, ресурс үзәкләре санын ишәйтергә, өстәмә белем бирү программалары буенча дәресләргә 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны күбрәк санда җәлеп итәргә, мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин ителгән балалар санын арттырырга кирәк. Шулай ук табигый-фәнни, математик һәм мәгълүмати-технологик юнәлештәге программалар гамәлдә булган мәктәпләр исәбен күбәйтү бурычы тора.

Документта билгеләп үтелгәнчә, министрлыкның оештыру бүлегенә 11 июльгә кадәр 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча максатлар һәм бурычларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат әзерләргә кирәк.

«2019 елның 1 мартына кадәр министрлык каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары, максатлар һәм бурычларны формалаштыруда эшләгән экспертлар төркеме, гражданнар, гаммәви мәгълүмат чаралары белән берлектә министрлыкның 2019 елга халык катнашында формалаштырылган максатлар һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышу үткәрүне тәэмин итәргә», - диелә боерык текстында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100