news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ сорауларына бәйле "кайнар линия" ача

Сорауларны БДИ порталы форумында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә бирергә мөмкин

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлеккә бәйле рәвештә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт махсус "кайнар линия" ача, дип хәбәр ителә ведомствоның сайтында.

БДИда катнашучылар, аларны ата-аналары, шулай ук укытучылар "кайнар линия" телефоннары буенча федераль хезмәт белгечләренә имтиханның төрле аспектларына: имтихан үткәрү тәртибе, биремнәрне үтәү, оештыру таләпләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, барышында кагыйдә бозулар турында да хәбәр итү мөмкинлеге бирелә.

Сорауларны дүшәмбе-җомга көннәрендә  Мәскәү вакыты белән 9.00дән 17.00гә кадәр 8 (495) 984-89-19 телефоны буенча шалтыратып бирергә була. Кулланучылар Бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмати порталында "Файдалы мәгълүмат" бүлегендә  үз төбәкләренең "кайнар линия" телефоннарын таба ала. Татарстан Республикасы буенча 8 (843)294-95-62 телефон номеры теркәлгән.

Моннан тыш, сорауларны БДИ порталы форумында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә бирергә мөмкин.

Шулай ук БДИга әзерлек һәм аны үткәргән вакытта кагыйдә бозулар турында ege@obrnadzor.gov.ru электрон почта адресына язып та хәбәр итеп була.                  

news_right_1
news_right_2
news_bot