news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек органы БДИга әзерлек буенча видеоконсультацияләр тәкъдим итә

Белгечләр чыгарылыш укучыларга һәр фәннән имтиханнарның үзенчәлеген һәм эчтәлеген аңлата.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт – Рособрнадзор үзенең Youtube каналында Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча видеоконсультацияләр урнаштыра башлаган. Бөтен фәннәрдән БДИга әзерлек буенча видеолекцияләр гыйнвар ае дәвамында урнаштырылачак, дип хәбәр итә ведомство.

Федераль комиссияләр җитәкчеләре 11 видеоконсультациядә һәр предмет буенча имтихан үзенчәлекләрен һәм эчтәлеген аңлата. Анда шулай ук БДИга әзерләнү буенча тәкъдимнәр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары сорауларына җаваплар бирелә. Былтыр дәүләт имтиханнарында катнашканнар БДИга ничек уңышлы итеп әзерләнү һәм сынауларны узу турында киңәшләрен бирә.

“Бердәм дәүләт имтиханы материалларын әзерләүчеләрнең квалификацияле киңәшләре, аңлатмалары чыгарылыш укучыларга имтиханнарга әйбәтрәк әзерләнергә, алда торган сынауларның эчтәлеген һәм үзенчәлекләрен аңларга, ә укытучыларга БДИга әзерлек эшен нәтиҗәле итеп оештырырга ярдәм итә”, – дип саный Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100