news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф казанышлары турында массакүләм-мәгълүмат чараларына сөйләү кирәк - Ольга Васильева

Ольга Васильева массакүләм-мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлектә булырга һәм мәгариф өлкәсендәге уңышлар белән уртаклашырга чакырды.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга массакүләм-мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлектә булырга һәм мәгариф өлкәсендәге уңышлар белән уртаклашырга чакырды, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

"Мин сездән бик сорыйм, үзегезнең массакүләм-мәгълүмат чараларына гамәлдә ни барын сөйләгез. Миңа да сөйләгез, мин инде аннан мәгариф өлкәсендәге уңышлар, анда ниләр эшләнүен тагын җиткерермен”, -диде Васильева төбәк министрлары белән узган Бөтенроссия киңәшмәсендә.

Ул массакүләм-мәгълүмат чараларында негативның бик тиз таралуын, ә уңышлар турында белсеннәр өчен күп тапкыр сөйләргә кирәклеген белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100