news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Татарстанда 32 уку йортына яңа җиһазлар кайтарылган

Үткән ел республиканың алты районында спорт заллары ремонтланган.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Татарстанда 32 уку йортына яңа җиһазлар кайтарылган

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Үткән ел Татарстанда 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллият яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары белән тәэмин ителгән. Яңа техника «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында кайтарылган.

2019 елда шулай ук республиканың Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган. Бу эшләр «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча башкарылган.

Моннан тыш, үткән ел Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100