news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф бүлеге башлыгы мәктәп укучылары катнашындагы өйрәнүләрдән соң эшеннән киткән

Эчке эшләр министрлыгы әлеге факт буенча комиссия төзегән, ул әлеге уңайдан Тукай районына барып тикшерү үткәрәчәк.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Мәгариф бүлеге башлыгы Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы мәктәп укучылар катнашында өйрәнүләр үткәргәннән соң эшеннән киткән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Эчке эшләр министрлыгы әлеге факт буенча комиссия төзеде, ул әлеге уңайдан Тукай районына барып тикшерү үткәрәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк», - дип искәрттеләр министрлыкта.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, гаммәви мәгълүмат чараларында Яңа Троицк мәктәбендәге өйрәнүләр турында мәгълүмат дөнья күргәннән соң прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгы белгечләре тикшерү үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot