news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөгаллимнәрнең август киңәшмәсе кысаларында, һөнәри белем бирү турында сөйләшәчәкләр

Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалында узачак утырышта һөнәри уку йортлары, министрлык вәкилләре катнашачак.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Татарстанда мәгариф системасы хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында, 11 август көнне Мөслим районы үзәгендәге Сарман аграр көллияте филиалында “Һөнәри белем бирү системасының нәтиҗәлелеге – Татарстан Республикасы инновацион игътисады үсеше нигезе” темасына һөнәри белем бирү секциясе утырышы узачак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Секция эшендә 250 кеше катнашачак. Алар арасында: һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре, әлеге өлкә белән кызыксынучы министрлыклар һәм ведомство вәкилләре һ.б.

Секциянең пленар утырышы кысаларында, узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы һөнәри белем бирү хезәткәрләрен бүләкләү көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100