news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М. Гафури театры яңа премьера әзерләде

“Авыл адвокатлары” әсәрен сәхнәләштерде гафурилылар. Шушы эшне алар яңа гына 90 еллык юбилее билгеләнгән Мостай Кәрим рухына багышлады

(Уфа, 29 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры милли театр сәнгатен сөючеләрне яңа эше белән сөендерә.
Быелгы сезондагы беренче премьераны әзерләп бетте данлыклы академтеатр коллективы. Иҗат көчләре бу юлы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең иҗатына мөрәҗәгать итте. Каләм һәм сүз остасының “Авыл адвокатлары” әсәрен сәхнәләштерде гафурилылар. Шушы эшне алар яңа гына 90 еллык юбилее билгеләнгән Мостай Кәрим рухына багышлады.
“Авыл адвокатлары”н М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры баш режиссеры Мөсәлим Кулбаев сәхнәгә куйган. Көйләрне танылган татар композиторы Нур Даутов язган.
Яңа премьераны бүген һәм иртәгә карап булачак. Спектакльдә уйнаучы артистлар бу тамашаның милли театрыбыз сәнгатен сөючеләр күңеленә хуш киләчәгенә шикләнми. “Мостай Кәрим әсәрләренең халыкчан булуы моңа ышаныч бирә”, - диләр алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100