news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Гафури исемендәге башкорт драмтеатры “Идел-Буа-Урал” фестивалендә моноспектакль күрсәтте

12-23 март көннәрендә Буа шәһәрендә "Идел-Буа-Урал" театр фестивале үтә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кичә “Идел-Буа-Урал” театр фестивале сәхнәсендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры “Әлифбадан бер чебеш” моноспектаклен (А.Кивирякх пьесасы) күрсәтте.

Спектакльдәге бердәнбер геройны – Мәүлит ролен Башкортстанның халык артисты Алмаз Әмиров башкара.

Театрның бу спектакле «Мельпомена Таврии» (Херсон, Украина, 2013), «Арт-соло» ( Владикавказ, Төньяк Осетия, 2013); «MENAS» (Паневежис, Литва, 2014), «Молодой театр» (Петрозаводск, Карелия, 2014) Халыкара театр фестивальләрендә катнашкан.

Бүген фестиваль сәхнәсендә – “Вторая смерть Жанны Д`Арк” спектакле белән И.А.Гончаров исемендәге Ульян драмтеатры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100