news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре башлана

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре башлана

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 21 апрельдән Татарстанда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының гастрольләре башлана. 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк иҗади сәфәрләре барышында труппа татарстанлыларга репертуарларындагы биш иң яхшы сәхнә әсәрен тәкъдим итәчәк.

21 апрельдән 24 енә кадәр Чаллы шәһәрендә, 25 еннән 30 ына кадәр Казанда узачак гастрольләрендә гафурилылар «Башмагым» (Х.Ибраһимов), «Тиле яшьлек» (И.Абдуллин), «Их өч егет, өч егет – Азат, Азамат, Байегет!» (З.Буракаева), «Озын-озак бала чак» (М.Кәрим) һәм «Өзелгән туй» (З.Атнабаева) спектакльләрен күрсәтергә җыена.

Соңгы спектакль инде театр тарафыннан шактый еллар элек сәхнәләштерелсә дә, режиссер Таңчулпан Бабичева идеясе белән аңа яңа интерпретация ясалды. Моннан тыш татарстанлылар яраткан артислары Фидан Гаффаров, Азат Хөсәенов, Муллаян Суяргулов, Илфат Юмагулов, Илдар Гомәров, Гүзәл Маликова, Фиргат Нарипов һ.б. белән очраша ала. Спектакльнең композиторы – Ришат Сәгыйтов, куючы-рәссамы – Радик Сафин, балетмейстеры – Светлана Әюпова.

news_right_1
news_right_2
news_bot