Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгъзүм Сәлахов: Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга
«ЮНЕСКО белешмәсе буенча, әгәр балаларның 70 проценттан кимрәге теге яки бу телдә өйрәнә икән, ул югала торган телгә керә», — диде ул.
(Казан, 13 декабрь, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов тел югалу шартларында мәгариф өлкәсенә ышанычын баглады.
«Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга, тел кыйммәтләрен күрсәтә ала», — диде ул «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.
«ЮНЕСКО белешмәсе буенча, әгәр балаларның 70 проценттан кимрәге теге яки бу телдә өйрәнә икән, ул югала торган телгә керә», — диде Мәгъзүм Сәлахов. Аның сүзләренчә, татар теленә дә шундый куркыныч янавы ихтимал.
Ул бүген телләр югалуга глобализация, чит тел сүзләре күп керүе, миграция — халыкларның авыллардан китүе дә сәбәп булганын билгеләп узды.
«Бу конференция телләрне саклау һәм үстерүнең нәтиҗәле чараларын эзләү буларак кабул ителә», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз