news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгъзүм Сәлахов: Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга

«ЮНЕСКО белешмәсе буенча, әгәр балаларның 70 проценттан кимрәге теге яки бу телдә өйрәнә икән, ул югала торган телгә керә», — диде ул.

Мәгъзүм Сәлахов: Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов тел югалу шартларында мәгариф өлкәсенә ышанычын баглады.

«Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга, тел кыйммәтләрен күрсәтә ала», — диде ул «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә. 

«ЮНЕСКО белешмәсе буенча, әгәр балаларның 70 проценттан кимрәге теге яки бу телдә өйрәнә икән, ул югала торган телгә керә», — диде Мәгъзүм Сәлахов. Аның сүзләренчә, татар теленә дә шундый куркыныч янавы ихтимал. 

Ул бүген телләр югалуга глобализация, чит тел сүзләре күп керүе, миграция — халыкларның авыллардан китүе дә сәбәп булганын билгеләп узды.

«Бу конференция телләрне саклау һәм үстерүнең нәтиҗәле чараларын эзләү буларак кабул ителә», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100