news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгъзүм Сәлахов студентлар санын киметергә вәгъдә итте

“Без башка вузлардан студентлар агымы көчәер дип уйлыйбыз. Шулай ук магистратурага кабул ителүчеләр саны сизелерлек артачак”, - дип белдерде КДУ ректо

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Кристина Иванова). КДУ базасында Идел буе федераль университет оештыруның беренче этабында, 2010 елда вузга ТДГПУ һәм КДФИИ кушыла. Бу хакта бүген Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов КДУ базасында Идел буе федераль округы вузлары Ректорлар советының вузлар каршындагы кече инновацион предприятиеләрне үстерү, шулай ук “Россия Федерациясендә мәгариф турында” федераль законын эшләү мәсьәләсенә багышланган күчмә утырышында белдерде.
“Беренче этапта, 2010 елда ике вуз - ТДГПУ һәм КДФИИ берләштереләчәк. Интеграция процессын ике яклы хәрәкәт булган урам белән чагыштырабыз”, - дип белдерде Мәгъзүм Сәлахов.
“Ихтыяҗ булмаган белгечлеккә читтән торып укучылар исәбенә студентлар санын берникадәр киметергә планлаштырабыз. Башка вузлардан студентлар агымы көчәер дип уйлыйбыз. Шулай ук магистратурага кабул ителүчеләр саны сизелерлек артачак”, - дип белдерде КДУ ректоры.
Мәгъзүм Сәлахов сүзләренчә, КДУ базасындагы Идел буе федераль университет химия, физика, биология кебек традицион юнәлешләрне үстерәчәк һәм яңа белгечлекләр ачу исәбенә фәнни-педагогик эшчәнлек спектрын киңәйтәчәк. “Безгә шулай ук мәктәп укучылары әзерләү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Урта мәктәпләр өчен педагоглар һәм җитәкче кадрлар әзерләү аша гомуми белем бирү сыйфатын күтәрү безнең иң югары бурыч”, - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100