Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгъзүм Сәлахов: Мин Татарстанда яшәвем һәм эшләвем белән горурланам
ТР Фәннәр академиясе президенты Дуслык орденына лаек булды.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген атом спектрологиясе, нанофотоника, физик экспериментны математик эшкәртү өлкәсендә танылган галим, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов югары дәүләт бүләге – Дуслык орденына лаек булды.
Казан Кремлендә федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Шул рәвешле без сезнең тырыш хезмәтегезне билгеләп үтәбез, илебез һәм республикабызны ныгытуга зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.
Нәкъ менә үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр ярдәмендә Татарстан икътисад, фән һәм мәдәнияттә, социаль һәм башка бурычларны хәл итүдә шундый югары нәтиҗәләргә иреште, аны дөнья күләмендә таный башладылар, дип искәртте Президент.
«Мин илебез төбәкләре арасында әйдәп баручылардан берсе булган республикада яшәвем һәм эшләвем белән горурланам. Шундый югары бүләккә лаек дип тапканнары өчен ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Аны Казан дәүләт университеты ректоры һәм ТР Фәннәр академиясе президенты сыйфатында үз эшчәнлегемә куелган бәя буларак карыйм», - диде Мәгъзүм Сәлахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз