news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгъзүм Сәлахов: “Казан дәүләт университетына кабат ышаныч белдерелә”

Бүген Казан дәүләт университетының киңәйтелгән составтагы Гыйльми советы утырышы узды

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Казан дәүләт университетының киңәйтелгән составтагы Гыйльми советы утырышы узды. Ул университетның оешуына 205 ел тулу уңаеннан җыелды.

Гыйльми советта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР югары уку йортлары Ректорлар советы рәисе, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президенты аппараты, ТР Министрлар Кабинеты аппараты вәкилләре, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты галимнәре, фәнни җәмәгатьчелек катнашты.

Гыйльми совет утырышы башланганчы, Минтимер Шәймиев университет базасындагы Югары ешлыктагы Брукер-680 ЭПР-спектометрын карады, студентлар белән аралашты. Бу спектометр - Россиядә бердәнбер, ул башка шундый ук җиһазлардан югары ешлыгы һәм сизгерлеге белән аерылып тора. Студентлар анда медицина, геология, минералогия һәм башка юнәлешләрдә фәнни тикшеренүләр үткәргән. Минтимер Шәймиев яшьләр белән аралашудан канәгать калуын белдерде һәм фән белән шөгыльләнүче студентларны конференцияләр, җыеннарга җибәрү зарурлыгын белдерде. “Аларның һәрберсен тыңлыйсы килә, һәрберсе үз фикерен әйтеп калырга тырыша”, - диде ул.

Утырышта сүз нигездә Казан дәүләт университеты базасында Идел буе федераль университетын оештыру турында барды.

Казан дәүләт университеты ректоры М.Сәлахов Гыйльми совет утырышында катнашучыларга иң элек Казан университетына 205 ел тулу һәм аның үз вакытында илнең көнчыгышында Россия дәүләтчелеге форпосты сыйфатында барлыкка килүе хакында белдерде. Аның сүзләренчә, Казан университеты безнең илдә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә фән өлкәсендә зур роль уйнаган. “Шулай итеп, илдә белем алуның даими системасы төзелгән. Университет үз алдына куелган бурычларны үтәгән. Ул Идел буендагы халыкларның дустанә яшәвенә нигез салган. Казанның 1000 еллыгына килгән кунаклар да университетның тарихи ролен билгеләп үтте”, - диде ректор.

КДУ ректоры сүзләренчә, дистә еллар буе салынып килгән совет белем мирасы төпсез түгел, ул ахырына якынлаша башлады. Алга бу нигездә нәтиҗәле үсеш кичерергә мөмкин түгел. М.Сәлахов белдергәнчә, моңа республика җитәкчелеге берничә ел элек үк игътибар иткән булган. Казан мэриясе тарафыннан исә Казанны халыкара дәрәҗәдәге белем бирү үзәге итеп күрәсе килү теләге бик зур. Хәзерге вакытта эшләнә торган “Киләчәк” программасы да бу максатны күз алдында тота. М.Сәлахов әйтүенчә, әлеге амбициоз бурычны хәл итү өчен, Казан дәүләт университеты базасында Идел буе федераль университетын оештыру һәм Казан дәүләт техник университетына милли-тикшеренү университеты исеме бирелү мөһим алшарт булган.

“Без федераль университетның зур дәрәҗә генә түгел, ә зур җаваплылык та икәнлеген яхшы аңлыйбыз”, - дип, ректор алга таба фәнни эшчәнлекне киң җәелдерү, фундаменталь, космик тикшеренүләр, бизнес белем бирү өлкәсендә эшләргә, мәктәп педагогларын әзерләүне яңа баскычка куярга, белем бирү сыйфаты өлкәсендә алгарыш кирәклеген белдерде.

М.Сәлахов сүзләренчә, Идел буе федераль университетының программасы Идел буе төбәгендәге социаль-икътисади бурычлар белән бәйле булырга тиеш. “Безгә академик фикерләү кысаларыннан чыгарга кирәк”, - диде ул.

Ректор, сүзен дәвам итеп, Идел буе федераль университетын Казан дәүләт университеты базасында оештыруның үюз вакытында Казанда император исемендәге университет оештыруга тиңләде. “Казан дәүләт университетына кабат ышаныч белдерелә”, - диде М.Сәлахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100