news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгъсүм Насыйбуллинның “Корылган мылтык” дигән китабы дөнья күрде

Мәгъсүм Насыйбуллинның “Корылган мылтык” дигән китабы дөнья күрде

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Татарстан китап нәшриятында язучы, детектив жанрда иҗат итүче Мәгъсүм Насыйбуллинның “Корылган мылтык” дигән китабы басылып чыкты. Ул әдипнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан нәшер ителде.

Китапта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллинның “Гаделлек җырчысы” дигән кереш сүзе дә урын алган. Басмага М.Насыйбуллинның “Бирәм дигән колына”, “Алтын алка” һәм “Корылган мылтык” кебек повестьлары, шулай ук “Имтихан”, “Тамаша”, “Сукыр мәхәббәт һ.б. хикәяләре кергән.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгъсүм Насыйбуллин укучыга “Юрист язмалары” исемле очерклар җыентыгы, психологик-детектив жанрында язылган документаль һәм маҗаралы хикәяләре, повестьлары тупланган “Телсез шаһитлар”, “Йөрәк таш түгел”, “Күктән иңгән дәлил”, “Тукран тәүбәсе” һ.б. исемдәге китаплары белән дә яхшы таныш.

news_right_1
news_right_2
news_bot