Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең яңа китабы тәрҗемә ителеп басылып чыгачак
Ризаэтдин Фәхретдингә 160 ел тулу уңаеннан Ислам мәдәнияты музее көзен күргәзмә ачачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Мәгърифәтче галим Ризаэтдин Фәхретдиннең моңарчы басылмаган яңа китабы тәрҗемә ителеп басылып чыгачак. Бу турыда “Татар-информ”га Ислам мәдәнияты музее мөдире Илнур Низамиев әйтте.
“Ризаэтдин Фәхретдиннең моңарчы басылып чыкмаган яңа китабы тәрҗемә ителеп басылып чыгачак. Бу – әдәп-әхлакка кагылышлы китап. Ул көз көненә табарак басылып чыгар дип көтелә”, - диде Илнур Низамиев.
Ризаэтдин Фәхретдингә 160 ел тулу уңаеннан Ислам мәдәнияты музее көзен күргәзмә ачачак.
Аның сүзләренчә, китап шул күргәзмәдә күрсәтелер өчен басыла.
Әлегә китапның исеме төгәл хәбәр ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз