news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы предприятиеләре яңа килешү имзалады
Әлеге тармак килешүе министрлык, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр арасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен, икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салуның гомуми принципларын, шулай ук коллектив килешүләр төзү өчен кирәкле өстәмә гарантияләрне билгели
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында тармак предприятиеләре белән 2010-2012 елларга социаль-дәүләт партнерлыгы турындагы килешү имзаланды. Документны ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, ТР Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Раиса Беседина, “Таттелеком”ААҖ, “ТаксНет” ЯАҖ, “Татсвязьпроект” ААҖ, “Республика радио-телевизион тапшырулар үзәге” җитәкчеләре имзалары белән беркетте.
Әлеге тармак килешүе министрлык, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр арасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен, икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салуның гомуми принципларын, шулай ук коллектив килешүләр төзү өчен кирәкле өстәмә гарантияләрне билгели. Документ нигезендә яклар тармак оешма-предприятиеләренең социаль-икътисади хәлен, хезмәт дисциплинасын ныгыту, производстволарны, яңа технологияләрне үстерү, тармак предприятиеләрендә коллектив килешүләр төзүне тәэмин итү һ.б. буенча хезмәттәшлек итәргә йөкләмә ала. Килешүдә тармак предприятиеләрендә хезмәткәрләрнең реаль хезмәт хакын киметмәү, эш хакын вакытында түләү буенча гарантияләр аерым пункт итеп кертелгән. Мәсәлән, агымдагы елда “Таттелеком”да уртача хезмәт хакы үсеше 5 проценттан, “ТаксНет”та-12, “Республика радио-телевизион тапшырулар үзәге”ндә 6,1 проценттан да ким булмаска тиеш.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында тармакта мөһим бурычларның берсе итеп шәхси-дәүләт хезмәттәшлеген үстерү куелды. “Бу партнерлык тәҗрибәсе хәзер безгә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирә. Бу алга таба да шулай булырга тиеш”, -дип белдерде министр Фәрит Фазылҗанов. Министр моңа кадәр төзелгән тармак килешүләренең барлык шартлары үтәлүгә басым ясап, яңа килешү нигезендә алган йөкләмәләр дә үтәлер дигән ышаныч белдерде. Иң мөһиме: эш бирүчеләр социаль юнәлешләрен дәвам итәргә, хезмәт урыннарын саклап калырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2