Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов вазифасыннан китә
Ул 6 сентябрьдә үз вәкаләтләрен өстеннән төшерәчәк.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов 6 сентябрьдә үз вазифасыннан китә. Шул хактагы карар ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Зарипов Тимур Илдар улын хезмәткәрнең инициативасы буенча Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 77нче маддәсе беренче өлеше 3нче пунктында һәм 2004 елның 27 июлендә дөнья күргән «Россия Федерациясе Дәүләт гражданлык хезмәте турында»гы 79нчы Федераль законның 33нче маддәсе беренче өлеше 3нче пунктында каралган нигездә биләгән вазифасыннан азат итәргә», - диелә карарда.
- Тимур Зарипов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары вазифасын 2014 елның 14 апреленнән бирле башкара. Аны кем алыштырачагы әлегә билгеле түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз