Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Мәгълүмат территориясе” мәйданчыгы буенча “Безнең Татарстан” Республика яшьләр форумында катнашучыларның проектлары якланачак
Форумда катнашучылар үз идеяләрен һәр мәйданчык буенча аерым формалаштырылган эксперт комиссияләренә презентацияли.
(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Иртәгә, ягъни 22 мартта 13 сәгатьтә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында “Мәгълүмат территориясе” мәйданчыгы буенча “Безнең Татарстан” Республика яшьләр форумында катнашучылар проектларын яклыйк.
Форумда катнашучылар үз идеяләрен һәр мәйданчык буенча аерым формалаштырылган эксперт комиссияләренә презентацияли. Экспертлар сыйфатында ТР дәүләт хакимияте вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, ТР югары уку йортларының профессор-мөгаллимнәр составы, шулай ук мәдәният әһелләре, эшмәкәрләр катнаша.
Көндезге яклауга тәкъдим ителгән 200дән артык проект экспертлар тарафыннан читтән торып үткәрелгән этап кысаларында сайлап алынган. “Инновацияләр территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмат территориясе”, “Кече ватан территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территорияләре” тематик мәйданчыклары буенча барлыгы 1195 идея тапшырылган булган.
Көндезге презентацияләр нәтиҗәсендә, Республика яшьләр форумының финалистлары һәми җиңүчеләре ачыкланачак. Алар 20-22 апрельдә IT-паркта бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз