news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгълүмат технологияләрен үстерүнең төбәкләр өчен уртак федераль стандарты эшләнергә тиеш

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәгълүмат технологияләрен куллануда төбәкләр аерым гына үсә алмый

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда мәгълүмат технологияләрен куллану буенча шактый эшләр башкарылуга, менталитет үзгәрә башлауга карамастан, республика әле олы юлның башында гына. Мәгълүмат технологияләрен куллану өлкәсендә алга киткән илләр дәрәҗәсенә якынлашу өчен быел узган елга караганда тагын да күбрәк тырышырга, тагын да амбицияле бурычлар куярга кирәк. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Мәгълүмат технологияләре үзәгенең ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында әнә шулай дип белдерде. Коллегия утырышында, аерым алганда, үзәкнең “Электрон Татарстан” республика максатчан программасын гамәлгә ашыру йомгаклары бәян ителеп, электрон формада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә күчү хакында барды.

Республика заманча мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен беренчеләрдән булып киң кулланылышка кертүгә алынган төбәкләрдән санала. Шуңа да хәзер Татарстанда бу өлкәгә кагылышлы бик күп тәҗрибә проектлары эшләве урынлы. 3 елга исәпләнгән “Электрон Татарстан” максатчан программасы 2008 елның июлендә кабул ителгән иде. Узган ике ел эчендә ул барлык дәүләт һәм муниципаль органнарга җәелдерелеп, халыкка үтемле хезмәтләр күрсәтүгә җәлеп ителде. Программа“Таттелеком” ААҖ ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Хөкүмәт башлыгы коллегия утырышында моны аерым билгеләп, компания җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юллады.

Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Николай Никифоров сүзләренә караганда, узган елларда ТР министрлык һәм ведомстволарының интернет порталы эшләнү алардан кулланучылар санының сизелерлек артуына китергән. Республика ЗАГС идарәсенең, мәсәлән, шәхси мәгълүматлар системасы узган ел ахырында Россиядә беренче булып мәгълүмат иминлеге таләпләренә җавап бирү буенча аттестат алган. Мәгълүмат технолонияләре бүген муниципаль һәм дәүләт органнарына көннән-көн киңрәк керә бара. Дәүләт ихтыяҗлары өчен үзәкләштерелгән сатып алулар, тарифларны җайга салу, максатчан программаларны гамәлгә ашыру белән идарә системалары эшләнү шуның ачык мисалы.

“Электрон Татарстан” проектын гамәлгә ашыруның әлеге этабында ирешелгән төп казаныш дип Николай Никифоров ведомстволар арасында электрон документлар әйләнешен җайга салуны атады. Агымдагы ел дәвамында республика күләмендә әлеге технологиягә тулысынча күчү бурычы куела.
Николай Никифоров “Электрон Татарстан” программасының тармаклар буенча үтәлешенә аерым тукталып узды. Мәгариф өлкәсенә килгәндә, мәктәпләрне интернет челтәренә тоташтыру эшләре инде башкарылган. Агымдагы елның беренче кварталында “ТР Электрон мәгарифе” дигән система төзелеп, тәҗрибә рәвешендә кулланылышка кертеләчәк. Ул республика укучыларына бердәм мәгълүмат киңлегендә аралашу һәм белем алу мөмкинлеге бирәчәк. Николай Никифоров аңлатканча, һәр укучы, укытучыга шәхси электрон адрес, аның аша системага мәктәптән, өйдән, китапханәдән керү мөмкинлеге бирелә. Шул рәвешле, республиканың төрле почмагында яшәүче укучы һәм укытучылар электрон юл белән яңа мәгариф материалы ала, бер-берләре белән уртаклаша. Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, бүген инде республикада “ТР сәламәтлек саклау системасының диспетчерлык үзәге”, “Медицина сурәтләренең үзәк архивы” дигән мәгълүмат системалары кулланыла. Диспетчерлык үзәге, мәсәлән, пациентка медицина ярдәме күрсәтү процессында аның дәваханәләр буенча хәрәкәт маршрутын төзергә ярдәм итә. Узган ел әлеге система кулланып 19 учреждение эшли башлаган. 2010 ел башына диспетчерлык үзәге белән эшләүгә муниципаль берәмлекләрдәге барлык 44 үзәк хастаханәнең технологик базасы әзерләнеп беткән. Николай Никифоров 2010 елда бу өлкәдә төп бурыч итеп муниципаль районнар күләмендә сәламәтлек саклауны комплекслы мәгълүматлаштыру буенча тәҗрибә проектын эшләтүне атады. “Электрон Татарстан”ның мәдәнияткә караган өлешенә килгәндә, китапханәләр челтәрен интернетка тоташтыру, китапханәләрнең бердәм электрон каталогын төзү, республика архивлары һәм китапханәләрендә аеруча кыйммәтле документларның электрон вариантларын булдыру үзәккә чыга. Бүгенге көндә ТР Милли китапханәсенең электрон каталогын булдыруга керешкәннәр. ТР Мәдәният порталы эшли башлаган. 2010 елның беренче яртысында “ТР Җыелма китапханә каталогы” дигән мәгълүмат системасы төзелеп, кулланылышка кертеләчәк. Шулай ук республика музейларына “Мәдәни-күңел ачу чараларына билетларны броньлау һәм сатуның бердәм республика мәгълүмат системасы” эшләтеп җибәреләчәк.

Агымдагы елда федераль дәрәҗәдә дәүләт хезмәтләрен электрон юл белән күрсәтүгә күчү елы булачак. Республикада бу эш бераз алданрак башланган иде. Николай Никифоров белдергәнчә, бүген иң беренче чиратта, электрон формада күрсәтелергә тиешле хезмәтләр исемлеген тәгаенләү мөһим. Аларны билгеләгәндә халыкның документлар артыннан күпме йөрүе беренче планга чыгарга тиеш. 2010 елның беренче яртысына төп бурыч итеп дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтүгә күчүнең республика комплекслы планын эшләү куелган. Күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүматларны төбәк реестры һәм порталына кертү эшләрен төгәлләү бурычы да тора.

Приоритетларның тагын берсе “ГЛОНАСС 112” системасы белән бәйле. 2010 ел дәвамында анда катнашучы хезмәтләрнең бердәм регламентын раслау, актуаль картография мәгълүматын муниципалитетларда һәр бина дәрәҗәсенә җиткерү, транспорт чараларын һәм диспетчерлык үзәкләрен заманча навигация җиһазлары белән тәэмин итүне дәвам итү күздә тотыла.

Республикада һәр стуктурада мәгълүмат технологияләрен җәелдерү буенча төп җаваплылыкны Мәгълүмат технологияләре үзәге башкара. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов узган ел йомгаклары буенча аның эшен канәгатьләнерлек дип бәяләде. “Әлегә без бу зур юлдан хәрәкәт итә генә башладык. Бу бик кирәкле эш. Әмма мәгълүмат технологияләрен куллануда төбәкләр аерым гына үсә алмый. Бүген һәр субъект үзенчә үсеш юлын табарга тырыша. Ил күләмендә мәгълүмат технологияләрен үстерүнең төбәкләр өчен уртак федераль стандарты эшләнергә тиеш”, -дип саный Хөкүмәт башлыгы. Аның фикеренчә, бу яңалыкны җәелдерүне кешеләрне заманча технологияләрен куллануга өйрәтүдән башка күзаллап булмый. Әлеге эшне Мәгълүмат технологияләре үзәге координацияләргә тиеш.

Бүгенге утырыш әле узган ел азагында гына ишекләрен ачкан IT-парк бинасында үтте. Мәгълүмат технологияләре үзәге аның нигез резиденты санала. Әмма әлегә биредә башка резидент-компанияләр урнашмаган. Хөкүмәт башлыгы бу юнәлештә ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетының эшләп җиткермәвен тәнкыйтьләп, агымдагы елда бу хатаны төзәтү бурычын куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100