news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгълүмат чараларында «Джабхат ан-Нусра»ның Европада терактлар әзерләве турында белдерәләр

Бөекбритания Оборона министрлыгы җитәкчесе Майкл Фэллон бу террорчылык челтәре Бөекбритания һәм бөтен Европа өчен куркыныч тудыра дип саный.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Массакүләм мәгълүмат чараларына«Джабхат Фатх аш-Шам» (Россиядә тыелган элеккеге «Джабхат ан-Нусра») террорчылык төркеме Бөекбританиядә һәм Европада террорчылык актлары әзерли дип хәбәр иткәннәр. The Times ка сылтама белән "Интерфакс" яза.

«Джабхат Фатх аш-Шам» төркеменең, "Ислам дәүләте" (Россиядә тыелган) халыкара оешмасы актив көрәш алып баруы сәбәпле, һөҗүм планлаштырылуы турында хәбәр ителә.

Бөекбритания Оборона министрлыгы җитәкчесе Майкл Фэллон бу террорчылык челтәре Бөекбритания һәм бөтен Европа өчен куркыныч тудыра дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100