news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгълүмат чаралары Лихачевның Үзәк сайлау комиссиясеннән киткәннән соңгы планнарын белеште

Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге әгъзасы, җәйге ялдан чыккач, эш турындагы тәкъдимнәрне караячак.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге әгъзасы Василий Лихачев җәйге ялдан чыкканан соң - октябрь аенда эш турындагы тәкъдимнәрне караячак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Лихачев эш буенча вариантлар бар дип белдерде, әмма алар турында ачыклык кертүдән һәм нинди өлкәдә эшләргә җыенуын әйтүдән баш тартты.

Алдан «Татар-информ» Россия Президенты Владимир Путин боерык белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Василий Лихачевны вакытыннан алда отставкага җибәрде, дип хәбәр иткән иде. Ул 2016 елның мартыннан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы буларак, сайлауларга халыкара йогынты һәм күзәтү, шулай ук чит илдә россиялеләр тавыш бирсен өчен участоклар оештыру өчен җаваплы иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot