news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгълүмат чаралары өчен «Тарифлар: катлаулы турында гади генә» бәйгесе игълан ителде

Журналистлар һәм блогерлар арасында республика конкурсында җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Мәгълүмат чаралары өчен «Тарифлар: катлаулы турында гади генә» бәйгесе игълан ителде
Владимир Васильев

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешуга 50 ел тулу уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы турында гади генә» дигән темага беренче республика конкурсы игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова хәбәр итте.

«ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешуның 50 еллыгы уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар арасында конкурс игълан ителде. Тарифларны җайга салу һәм билгеләү эшчәнлеге турында берничә номинация була. Катнашучыларның кайберләре яңа тарихи фактлар ачуы да ихтимал. Без барыгызны да катнашырга чакырабыз. Конкурска нәтиҗәләр ел ахырында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясендә ясалачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә», — диде спикер.

Конкурс беренче тапкыр үткәрелә һәм ул ел саен үткәрелә торган була. Анда катнашу өчен барлык республика массакүләм мәгълүмат чаралары: басма һәм челтәр басмалары, телевизион һәм радиоканал хезмәткәрләре чакырыла.

Массакүләм мәгълүмат чараларының һәр төре өчен аерым номинацияләр каралган. Конкурста катнашырга шулай ук республикада тарифларны җайга салу темаларын яктыртучы блогерлар, гражданлык җәмгыяте вәкилләре чакырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot